Ял көннәрендә яңгыр һәм кар ява
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә яңгыр һәм кар ява

Синоптиклар фаразы.

3 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез шулай ук яңгыр һәм кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 16 метр. Һава температурасы төнлә минус 3тән плюс 2 градуска кадәр булачак. Көндез һава плюс 6 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
4 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, аязучан болытлы булачак дип фаразлана. Урыны белән кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыш җил 7–12 м/с кадәр, урыннарда — 15 м/с кадәр булачак. Һава температурасы төнлә минус 3тән плюс 2 градуска кадәр, көндез — плюс 3тән 8 градуска кадәр булачак. Шулай ук төнлә һәм иртән бозлавык көтелә.
 


һава торышы кискен бозыла

Нет комментариев