Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 50 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булды

Җинаять эше кузгатылды.

Ул  сайтта бер ир-ат белән танышкан. Ике атна аралашканнан соң ир кунакка килергә җыенуы турында хәбәр иткән. Үзенең әйберләрен һәм бүләкләрне аның адресына җибәрергә җыенуын әйткән. Ләкин бераздан соң ир-ат транспорт компаниясе белән проблемалар килеп чыгуын, аңа өстәмә түләргә кирәклеген әйткән һәм хатын-кыздан акча биреп торуын сораган, очрашканда кайтарырга вәгъдә иткән.

Хатын-кыз аңа  ышанып чит картага 45 мең сум акча күчергән. Шуннан соң яңа танышы аның белән элемтә өзгән. Шул вакытта гына хатын-кыз алдануын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Сак булыгыз мошенниклар

Нет комментариев