Чаллыда юллар ремонтлау 90 процентка тәмамланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юллар ремонтлау 90 процентка тәмамланды

Хәзерге вакытта эшләр Фоменко проспектында бара.

Чаллыда  2026 елга планлаштырылган юл ремонты күләменең 90%ы үтәлде. «Автомобиль юллары» предприятиесе  мәгълүматларына караганда, Муса Җәлил проспектында, Батенчук, Гостев һәм Үзәк урамнарында, Габдулла Тукай яр буенда һәм Фоменко проспектында юл яңартылды. Беренче Муса Җәлил проспекты һәм Батенчук урамының бер участогына яңа асфальт җәелде.

Гостев урамында,  Аэродромныйдан Казан проспектына кадәр, ремонтның төп өлеше тәмамланды. Бу атнада Үзәк урамда һәм Габдулла Тукай яр буенда асфальтның өске катламын җәйделәр.  Хәзерге вакытта эшләр Фоменко проспектында бара. Быел Мәләкәс  аша Үзәк күпер ремонтланды. 
Фотолар ПАДтан алынды.
 


Юллар ремонтлау

Нет комментариев