Фәндәс Морадымов: «Укытучы ирешелгәннәргә канәгать булмыйча, даими эзләнергә тиеш»
Яңалыклар тасмасы

Фәндәс Морадымов: «Укытучы ирешелгәннәргә канәгать булмыйча, даими эзләнергә тиеш»

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта үз эшен яратып башкаручы укытучылар хезмәт куя. Физкультура һәм баланың сәламәтлеге куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Фәндәс Морадымов шундыйларның берсе.

Ул балаларны һәм һөнәрен бик ярата. 
«Фәндәс Фәрхәт улы үз эшен яратып, җиренә җиткереп, максатына ирешерлек итеп эшли торган хезмәткәребез. Ул һәр бала белән уртак тел таба. Көн дими, төн дими, һәрвакыт укучылар янында булырга тырыша. Бик кешелекле, һәркемгә ярдәм итә. Аның киләчәге зур», – ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.

Хөрмәтле укытучы Татарстанның Электрон мактау тактасына да кертелде. Тиздән Укытучылар көне җитә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Фәндәс Морадымов белән әңгәмә корып алдык.
– Фәндәс Фәрхәтович, сезне коллективыгызда балаларның яраткан укытучысы диләр. Шундый олы йөрәкле һөнәр иясен Чаллыга кайсы район бүләк иткән? Сезгә укытучы һөнәренә мәхәббәтне кем уятты?

– Мин тумышым белән Чирмешән районы Утыз Имәни авылыннан. Мәктәптә укыганда ук физик тәрбия дәресләрен бик ярата идем. Волейбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрдем. Төрле спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый идек. Мин укытучым Илдар Минвәлиевка рәхмәтлемен. Аның балалар янында үз-үзен тотышы, сабырлыгы, җан атып торуы сокландыра иде. Нәкъ менә шулар укытучы һөнәрен сайларга этәргеч булды да.

– Урта мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Педагогия институтына киттегезме?
– Әйе. Алабуга Дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетын тәмамладым да, Чаллының данлыклы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында хезмәт юлымны башладым.

– Сез биредә абруйлы укытучы дәрәҗәсенә ирештегез. Укучыларыгыз төрле ярышларда җиңү арты җиңү яулый. Моны ата-аналар ничек бәяли? Баланың укуга вакыты аз кала дип зарланмыйлармы?
– Аллаһка шөкер, ата-аналар белән каршылыклар килеп чыкканы юк. Балаларның спорт белән дуслыгы көчле. Түгәрәкләргә үз теләкләре белән йөриләр. Ә теләге булган бала бар нәрсәгә дә өлгерә. Яхшы нәтиҗә аларның үзләрен дә сөендерә, стимул бирә.

– Белүемчә, лицейда сезне коллектив та, ата-аналар да хөрмәт итә. Үзегез дә эшегезне яратып башкарасыздыр?
– Лицейда 2014 елдан эшлим. Хезмәтемне бик яратам. Ата-аналар белән уртак тел табып эшләргә, балалар белән бер дулкында булырга тырышам. Укытучыга түземле, сабыр, тәртипле, төгәл булырга, вакытны дөрес бүлә белергә, балаларны яратырга, аралаша белергә һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Бу һөнәр осталык та, күп эзләнүләр дә таләп итә. Безнең лицейда эшне нәтиҗәле итеп башкару өчен барлык шартлар бар.

– Укучының яхшы нәтиҗәгә ирешү формуласы нидән гыйбарәт?
– Тәрбия эшен һичшиксез гаилә белән бергә алып бару, гаиләдә бала өчен уңайлы шартлар тудыру, кызыксынуларында ярдәм итү, реаль максатлар кую, яңа белемнәрне куллану кирәк. Укучының үз укуга керткән тырышлыгы һәм мавыгучанлыгы да мөһим. Менә шуларның барысын бергә җыеп, бала белән бер дулкында эшләсәң, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

– Сезнең күп вакытыгыз лицейда уза. Гаиләгездә сезне аңлыйлармы? Эшегезне дәвам итүчеләр бармы?
– Аллаһка шөкер, гаиләдә бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшибез. Эшемне сеңелем (бертуган апамның кызы) дәвам итәргә җыена. Ул бүгенге көндә Чаллы педагогика көллиятендә белем ала.

– Хәзерге вакытта укытучы булып эшләү авырмы?
– Бер дә җиңел түгел, әмма шул ук вакытта ул кызыклы да, мавыктыргыч та. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бергә атлап, даими эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки ул – балалар аласы белемнәрнең нигезен салучы кеше.

– Хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
– Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Изге эшебезнең матур нәтиҗәләрен күреп сөенергә язсын. Сәламәт булып, укучыларыбызның рәхмәтләренә төренеп, алар турында яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын!
Фотолар шәхси архивтан алынды


укытучылар көненә Гали Акыш лицей-интернаты Фирдүсә Әюпова

Нет комментариев