Чаллыда балалар катнашында 74 авария булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар катнашында 74 авария булды

1 сабыйның гомере өзелде.

Чаллыда ел башыннан балалар катнашында 74 юл-транспорт һәлакәте булды. 74 бала тән җәрәхәтләре алды, берсенең гомере өзелде. Инспекторлар әйтүенчә, аварияләргә күп очракта балалар үзләре сәбәпче була. Юл-транспорт һәлакәтләренең 20се балаларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Тиздән көзге каникуллар башлана. Шуңа күрә инспекторлар сак булырга чакыра. Ата-аналарга балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер тапкыр исләренә төшерергә киңәш итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев