Чаллыда Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?
2021 елның 31 декабрендә Чаллыда 7 градус салкын булган.
“Яндекс Погода” порталы, соңгы ун елгы күрсәткечләргә нигезләнеп, Яңа ел төнендә һәм гыйнвар бәйрәмнәрендә һава торышының башлангыч фаразларын җиткерде. Әйтик, сайт мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдә Чаллыда артык салкыннар көтелми. Температура -7 градусны тәшкил итәчәк. Явым-төшемнәр булмаячак.
Шунысы кызык, 2021 елның 31 декабрендә дә Чаллыда 7 градус салкын булган.
2023 елның тәүге көнендә дә һава температурасы шул ук күрсәткечтән түбән төшмәячәк, тик бераз кар явачак. 4 гыйнвардан исә бераз гына суытып җибәреп, термомер -10...-13 градусны күрсәтәчәк.
Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге фаразлар 25 декабрьләрдән соң үзгәрергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев