Чаллыда яңа судья
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа судья

Аны ТР Дәүләт Советы утырышында сайладылар.

Чаллыда яңа мировой судья исеме билгеле. Ул Марс Сирень улы Яхин. Шәһәрнең 15нчы суд участогында хезмәт куячак. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Марс Яхин Удмуртия дәүләт университетында юрист белгечлеген үзләштергән. Күп еллар адвокат һәм юристконсульт булып эшләгән. Бүгеннән ул вазыйфаларына кереште. 

Фотолар Чаллы судының матбугат хезмәтеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев