Чаллыда иң өлкән ветеранга - 103 яшь
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң өлкән ветеранга - 103 яшь

Мэр аларга зур хөрмәт күрсәтергә кирәклеген ассызыклады.

Бүгенге көндә Чаллыда 615 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның саны бер ел эчендә 140ка кимегән. Бу хакта шәһәр хакимияте киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Иң яшь ветеранга – 97, иң өлкәненә декабрь аенда 103 яшь тула. Ул – Иван Канидиев. Ветеранны 3 кызы Ирина, Венера һәм Римма чиратлап карый. Бу хакта монда яздык. 

Мэр Наил Мәһдиев ветераннарга зур хөрмәт күрсәтергә, гүр ияләре булганнарын матур итеп искә алырга кирәклеген ассызыклады.  

«Без Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашкан соңгы буын вәкилләре без», – диде ул.  

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев