Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарның рухлары нык!

Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова шәһәребез ветераннарын котлады.

Быел Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтәбез. Шөкер, илебезне дошманнардан азат итүчеләр – Бөек Ватан сугышы ветераннары әле арабызда. Бүген Чаллыда сугышта катнашкан 15 ветеран яши. Аларның иң яшенә 97, иң өлкәненә 102 яшь. Иң зур һәм мөһим көн алдыннан һәркемнең ветераннарыбызга игътибар-хөрмәт күрсәтәсе килә. «Шәһри Чаллы» редакциясенең дусты, Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова да безгә әлеге теләген җиткерде. Ният итсәң була! Шушы көннәрдә шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Зөһрә Сәетова ярдәме белән Яңа шәһәрдә гомер итүче өч ветеранны Җиңү бәйрәме белән котларга бардык.

Серафим Агафонов безне чын ир-атларча басып каршы алды, кул биреп исәнләште. Ул ветераннарның иң яше – Серафим әфәнде быел июньдә үзенең 97 яшен тутыра. Ветеранны бердәнбер кызы Марина тәрбияли. «Нинди матур кызлар килгән минем янга», – дип елмайды ветеран без кергәч.

Сугышка аны 1944 елда 17 яше тулмаган килеш алганнар. Дөресрәге, ул үзе теләк белдергән. «За победу над Японией», «За победу над Германией» һәм башка бик күп медальләре бар Серафим әфәнденең. Сугыштан соң күп еллар «КАМАЗ»да хезмәт куйган ул.

Иван Канидиев та «сез шундый матурлар һәм яшьләр» дип каршы алды. Аңа быел декабрьдә 103 яшь тула. Ветеранны 3 кызы – Ирина, Венера һәм Римма - чиратлап карый.

«Әти кунаклар килсә үзенең медальләре тагылган костюмын кияргә ярата. Җиңү бәйрәмендә бөтенләй киеп йокларга да риза», - ди алар.

Күренеп тора, әтиләрен бик яраталар. Икенче йөзгә аяк баскан ветеранның үзен шулай яхшы хис итүнең төп сәбәбе дә шул. 

Светлана Газетдинова көндәлек кирәк-яраклар салынган күчтәнәч пакетын һәм «Шәһри Чаллы»га ярты елга подписка бүләк итүен әйткәч, Иван Николаевич та (ул үзе керәшен, татарча укый), кызлары да бик сөенде. «Безнең әти әле дә кычкырып газета укырга ярата. Атнасына ике тапкыр свежий газета алып уку аның өчен зур куаныч булачак», – диде Венера ханым.


Мөхтәсим Фарукшин да моңарчы газеталар укырга бик яраткан. Тик соңгы арада күзем начарайды әле, дип моңсуланып алды. Шуңа без килгәндә ятып кына тора иде.

«Моңарчы гел кунакларны басып каршы алды. 99ы тулып киткәч сәламәтлеге кисәк какшады», - диде әтисен тәрбияләүче Әлфия ханым.

Шулай да 23 февральдә узачак 100 яшьлек юбилеена сценарийларны уйлап ята икән Мөхтәсим бабай. Бөтен туганнарын, балаларын, дусларын, күршеләрен җыярга исәпли. Ишегалдында фуршет булачак, ди. «Бер җирем дә авыртмый, күзләр генә начарайды. Аллаһ бирса 100 яшькә кадәр яшим әле», - ди кор күңелле ветеран.

Бу арада Әлфия ханым стенадагы фотоларны күрсәтә-күрсәтә әтисенең тормыш юлын сөйләде.

«Ирем үлгәч, әти янына күчендем. Инде үземә 74 яшь. Әти белән икәү гомер кичерәбез. Шул арада аның бөтен тормышын өйрәндем. Үзенә дә әйтәм, әти син бик тә везучий кеше, дим. Күпме сугышта яраланып та аякка баскан. Ә берсендә яралыларны төягән поездда урын бетеп, юл буенда калган ул. Аллаһ саклагандыр, кузгалып күпмедер барганнан соң, поездны немецлар шартлаткан. Сугыштан кайткач шахталарда эшләде. Гомер буе без дип яшәде әти», – ди Әлфия ханым. 

«Ветераннарыбыз, бигрәк тә сугышта катнашучылар дәүләт тарафыннан да, шәһәр хакимиятенең дә зур игътибар үзәгендә. Шөкер, балалары тәрбиясе дә көчле. Шунысы моңсу, алар бик сирәк калып баралар. Үзем җай чыккан саен яннарына барырга тырышам», – ди ветераннар советы җитәкчесе Зөһрә Сәетова.

«Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннарының хәлен белеп, күрешеп сөйләшеп аласыбыз килде. «Шәһри Чаллы» моны җәһәт кенә оештырды. Шунысына игътибар иттем, йөз яшьтә булуларына карамастан, бабайларыбызның рухлары нык. Кул кысып исәнләшкәндә дә тиз генә җибәрәселәре килми. Менә шул яшәү дәрте аларга бирешмәскә ярдәм иткәндер», – ди риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев