Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов: «Яңа мәчет Татарстан башкаласының архитектур бизәге булачак»

«Татар-информ» хәбәр итте.

Патриарх Кириллның Никола Тульский чиркәвен яктыртуы елның мөһим вакыйгасы булды, дип хәбәр итте бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

«Бу Казан Богородица монастырен – христиан дөньясының энҗеләрен торгызу эшендә тагын бер мөһим этап. Республикада тарихи вакыйганы – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә. Казанда шул ук исемдәге мәчет төзелеше өчен мәйданчык әзерләнә», – диде ул.

Мөселман комплексы Татарстан башкаласының тагын бер архитектур бизәге булачак, дип ассызыклады ул.


ТР Рәисе

Нет комментариев