Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 4 каттан егылып төшкән төзүченең үлем сәбәбен үзеннән күрәләр

ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 18 ноябрьдә төзелеш объектларның берсендә булды. 56 яшьлек ир-ат 4 каттан егылып төшеп үлде. Ул бу вакытта кирпеч салган була. Куркынычсызлык чараларын күрми - биленә бау бәйләми. Төзүчене шәһәр хастаханәсенә озаталар. Табиблар берничә сәгать буе гомерен саклап калу өчен көрәшә. Алган тән җәрәхәтләре көчле була. Аңына килми. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять фаҗига