Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кабат битлек режимы кертелә?

Соңгы берничә көндә автокалада 6939 кисен респиратур вирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлде.

Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында бу атнада кабат битлек режимы кертелде. “Бу салкын тиеп авыручылар саны арту белән бәйле”, - дип аңлаттылар компаниядә. Шәһәрнең башка  эре предприятиеләре әлегә бу адымга бармаган. 

“Һәр җомга авыруларны кисәтү буенча штаб утырышы үтә. Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр үз тәкъдимнәрен ирештерә. Әгәр дә алар саклану чараларын көчәйтергә кирәк дигән карар чыгарса, без моны хуплап кабул итәчәкбез”, - дип белдерде «КАМАЗ»ның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев. 

Илдә һәм Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, агымдагы елның 1 августында «КАМАЗ» бер тапкыр битлек режимы керткән иде инде. Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Чаллыда 6939 кисен респиратур вирус инфекциясен йоктыручы теркәлде. Аларның 36сына грипп диагнозы куелды. Бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда 45% ка артык. Татарстанда исә соңгы берничә көндә  29 меңгә якын кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән.

Моны исәпкә алып, 15 декабрьдән республиканың социаль һәм медицина учреждениеләрендә дә мәҗбүри битлек режимы кертү турында карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек