Класстагы укучыларның 20 проценты авыру сәбәпле укырга килмәсә, Роспотребнадзор карары буенча сыйныф ябыла.
Чаллының 16 мәктәбендә 66 сыйныфта вакытлыча укулар туктатылды. Бу салкын тиеп авыручылар саны арту белән бәйле.
Роспотребнадзор карары буенча, классның 20 проценты авыру сәбәпле укырга килмәсә, ул ябыла. Алар дистанцион формада укуга күчә.
Барлыгы Татарстан буенча бүгенге көндә 48 мәктәптә 142 сыйныф ябылган.
Нет комментариев