Чаллыда кино төшерәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кино төшерәләр

Съёмкалар 3 көн дәвам итәчәк.

Чаллыда "Брежнев" фильмын төшерә башладылар. Социаль челтәрләрдә эпизодның бер өлеше пәйда булды. Съёмкалар "КАМАЗ- Мастер" урамында бара. Видеодан күренгәнчә, фильмда күбрәк яшүсмерләр уйный. 

Исегезгә төшерәбез, фильм Шамил Идиятуллинның "Город Брежнев" әсәре буенча төшерелә. Анда 80нче еллардагы җинаятьчел төркемнәр турында сүз бара. Төп герой - Артур. Ул бер төркемгә дә карамый, әмма тормыш аны төрлечә сыный. Катлаулы ситуацияләргә очрап, ул проблемадан чыгу юлларын эзли.

Фильм 8 сериядән торачак. Сценарий авторы - "Кино" төркеменә нигез салучы Алексей Рыбин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев