Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда нинди исемнәр популяр?

Әтиләре урынына әниләрен яздырганнар

Равилә Зарипова  ЗАГС идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә тукталды. 2022 елда Чаллыда барлыгы 6323 бала туган.  Сабыйларның 52%ын  малайлар тәшкил итә. Шәһәрдә табигый үсеш – 1470 кеше. 

57 гаиләдә ике игезәк туган. Иң зур баланың авырлыгы – 5 кг. 240 грамм, иң кечкенәсе – 750 грамм. Әмир, Тимур, Марк, Лев, Сафия, Ева, Ясминә, Милана, Әминә  – иң популяр  исемнәр. Татарлар балаларына Билал, Хәлил, Хәят, Таңсылу кебек иске исемнәр дә кушкан.

Чаллыда Ева-Виктория, Мөхәммәд-Кемаль, Али-Амирхан кебек ике исемле кешеләр дә теркәлгән. 
Узган елда 545 кеше исемен алмаштырган. 

Әтиләре үзен тәрбияләмәгән кешеләр аталары исеме урынына әниләренең исемнәрен яздырган. Шулай  итеп Чаллыда Татьяновна, Екатеринович исемле кешеләр барлыкка килгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы