Чаллыда парк, скверларга исем бирү буенча бәхәс купты
«Танылган шәхес исемен бирү өчен үлеменнән соң 5 ел вакыт узарга тиеш», - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
Чаллы урамнарына, парк һәм скверларына һәлак булган танылган шәхесләр исемен үлеменнән соң 5 ел үткәч кенә биреп булачак. Бу хакта Шәһәр Советы утырышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте. Депутат Татьяна Гурьева яңа кагыйдәләргә ризасызлык белдерде. Элекке депутат Илдус Камалов юллаган хатны укыды.
"Урам, парк, скверларга вафат булган танылган шәхесләр исемен бирү мәсьәләсе Түбән Новгородта кеше үлеменнән соң 30 көн үткәч карала. Рязаньда 3 елдан соң. Нишләп 5 елга сузарга кирәк?" - ди депутат.
"Шәһәрдә кайбер урамнарга танылган шәхесләр исеме йөзешәр, дистәләгән еллар үткәч кенә бирелде. Мисал өчен, Сөембикә урамы, Кол Гали, Һади Такташ, маршал Жуков, Юрий Гагарин урамнары һәм башкалар. Топонимик комиссия вафат булган шәхесләрнең туганнарыннан, элек эшләгән урыныннан ходатайство кабул итә һәм әлеге шәхес исемлеккә кертелә. Комиссия теркәп куя", - дип җавап бирде Рамил Хәлимов.
Казанда танылган шәхесләр исемен бирү кеше үлеменнән соң 5 ел үткәч, Мәскәүдә 10 ел, Санкт-Петербургта 20 ел үткәч бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев