Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда спортчылар музее булырмы?

«Теләк булса, Чаллы өчен бу хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел. Спортчылар музее шәһәргә кирәк, чөнки шәһәрдә үрнәк алырлык спортчылар күп. Яшь буын алар турында белергә тиеш», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин шәһәрдә спортчылар музее ачарга кирәк дип саный. «Чаллыда танылган спортчылар бик күп бит. Надежда Кибардина (рәсемдә), Лилия Нуретдинова, Рәкыйп Фәйзуллин, Илнур Зәкәрин, Фирая Солтанова, Гөлнара Сәмитова-Галкина, бертуган Хәмидуллинар һәм башкалар. Аларның фотоларын, шәхси әйберләрен күрсәтеп, яшь буынны әхлакый-рухи яктан тәрбияләргә кирәк. Яшьләр данлыклы спортчылар белән горурланырга тиешләр. Көчле рухлы физик мөмкинлелкәре чикле спортчылар җиңү арты җиңү яулый. Алар да хөрмәткә лаек», – ди Факил Сафин. 
Ул бу эшне конгрессның Чаллы бүлегендәге спорт комиссиясе белән бергә башкарырга уйлый. «Билгеле спортчылар музеен тиз генә ачып булмас, моның өчен зур бина кирәк. Әмма теләк булса, Чаллы өчен бу хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел. Спорчылар музее шәһәргә кирәк, чөнки шәһәрдә үрнәк алырлык спортчылар күп. Яшь буын алар турында белергә тиеш», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә. 
Фото ачык чыганактан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчылар

2
X