Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган кафе ябылды

Роспотребнадзор идарәсе судка шикаять белән чыкты.

Чаллы судында "Рокнроллы" кафесы буенча суд утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, кафены ябуны таләп итеп, судка Роспотребнадзор идарәсе мөрәҗәгать итте. Узган атнада кафеда ашаганнан соң, 9 кеше агуланды. 6 кеше авыр хәлдә хастаханәгә эләкте. Калганнары өйләрендә дәваланды. Аларның күбесендә сальмонеллёз таякчыгы ачыкланды. (Бу хакта тулырак моннан укый аласыз) 

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрде. Ризык пешерүдә кагыйдә бозулар ачыкланды. Персоналның медосмотр үтүдә дә кимчелекләре бар. (Тулырак монда)

Ресторан, кафе, бар кебек аш-су учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләр, ризык пешергәндә гигиена нормалары бозылган очракта, закон буенча 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф каралган, ягъни 90 көнгә кадәр ябарга мөмкиннәр.

Суд "Рокнроллы" кафесын ябырга дигән карар чыгарды. Тынычлык проспекты буенча урнашкан кафе 90 көн дәвамында эшләмәячәк.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе закон бозу