Роспотребнадзор идарәсе Чаллы кафесының ябылуын таләп итә
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор идарәсе Чаллы кафесының ябылуын таләп итә

Тиздән суд утырышы булачак.

Чаллы шәһәре, Тукай, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарының ТР Роспотребнадзор идарәсе җирле бүлекләре “Рокнроллы” хуҗасын судка бирде. Алар кафеның ябылуын таләп итә. 

Исегезгә төшерәбез, 7 комплекста урнашкан кафеда ашаганнан соң, берьюлы 9 кеше агуланды. 6 кеше хастаханәдә дәвалана, 3се – өендә. Аларның күбесендә сальмонелла таякчыгы ачыкланды. (Бу хакта моннан укый аласыз) 

24 март көнне әлеге факт буенча суд утырышы булачак. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кафе

Нет комментариев