Чаллыда танылган завод җитәкчесенә повестка килгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган завод җитәкчесенә повестка килгән

Сүзләре буенча, ул повестка алу белән хәрби комиссариатка килгән.

“Болгарсыра” заводы генераль директоры Руслан Якушев, өлешчә мобилизация кысаларында, повестка алган. Бу хакта Сhelny-biz.ru сайты хәбәр итә. Җитәкчегә 45 яшь тулып киткән. Аның сүзләре буенча, ул повестка алу белән хәрби комиссариатка килгән. Анда бары аның документларын караганнар һәм кире кайтарып җибәргәннәр. 
 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев