Бу яңа ГОСТ таләпләре белән бәйле.
Чаллыда ватрушкаларны прокатка бирү белән шөгыльләнүчеләр быел кышын махсус таучыклар ясамаячаклар. Бу узган елны ук кабул ителгән яңа ГОСТ (56987–2016 ) таләпләре белән бәйле. Ул үз эченә шактый күп күркынычсызлык кагыйдәләрен туплаган. Күрәсең, аларның барысын да үтәү «сезонлы аттракцион» хуҗаларының кулыннан килми.
Билгеле, тау шурга яратучылар өчен бу күңелсез яңалык, ә менә табиблар моны хуплый гына. 6нчы балалар шифаханәсенең травматолог-ортопеды Наил Ачамов белдерүенчә, сәгатенә 50-60 км тизлекне җыярга сәләтле тюбинглар дөрестән дә зур куркыныч чыганагы булып тора. “Аларга утырганда умырткалар кысыла һәм уңышсызрак егылсаң, кул-аякларга гына түгел, умыртка баганасына да зыян килергә мөмкин”, - ди табиб.
Нет комментариев