Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак йортларга җылы бирелде

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләргә бу атна дәвамында җылы бирүгә кагылышлы барлык мәсьәләләрне хәл итәргә кушты.

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллыдагы социаль объектларга һәм торак йортларга җылы бирү буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.

Мәгълүм булганча Чаллыда җылы бирү 25 сентябрьдә башланды. Беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр җылытылды. 5 октябрьдән торак йортларга да җылы бирелде.

«Чаллы ТЭЦында шәһәр объектларына, торак йортларына җитәрлек җылылык җитештерелә. Тулаем алганда шәһәрнең барлык объектларына, торак йортларга җылы бирелде. Кайбер йортларда гына вак-төяк кимчелекләр бар. Аларны идарә итү компанияләре белән бергә тиз арада хәл итәбез», – диде Илья Зуев.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләргә бу атна дәвамында җылы бирүгә кагылышлы барлык мәсьәләләрне хәл итәргә кушты. «Халыкка җылы кирәк», – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү җылылык челтәрләре