Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылылык торбаларының 56 проценты тузган

Бу хакта матбугат конференциясендә «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин сөйләде.

Җылылык сезонында торбаларга 87 зыян килү очрагы теркәлгән. Узган ел бу сан – 79 иде. Бүгенге көндә торбаларның 56 проценты искергән. 2023-24 елда көзге-кышкы чорны уңышлы үткәрү өчен 4,82 погон метр торбаны капиталь ремонтлау  һәм 10,3 погон метр торба төзү планлаштырыла. Барлыгы 15 км дан артык җылылык челтәре тәртипкә китереләчәк.

Быел «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе федераль программада катнаша. Айрат Зәйнуллин: «2023-2024 елларга җылылык челтәрләрен ремонтлау буенча тәкъдимнәребезне җибәрдек. Республика җитәкчеләре белән килешенде, документлар Мәскәүдә. 480 млн сум акчаның 283 млн сумын быел алырбыз дип ышанам. Без акча килгәнче үк эшләрне  башлыйбыз. Быел, җылылык челтәрләрен ремонтлау, төзү буенча күбрәк эшләячәкбез», – дип ачыклык кертте. 

Исегезгә төшерәбез, "Татэнерго" АҖ филиалы "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе хезмәткәрләре ремонт эшләренә март аенда ук керештеләр. Бүгенге көндә шәһәрдә 5 участокта планлы эшләр бара. 2 участокта ремонт тәмамланган, 0,3 км торба алыштырылган. 6 объектта капиталь төзелеш дәвам итә, 1 км-дан артык торба яңартылган. «Прибрежный» микрорайонындагы 111, 320нче җылылык үткәргечләрдә, ЗЯБның 18нче бистәсендә күп эш башкарылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылылык челтәрләре