Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы балалар бакчасы сабыйларын чынлап та кандалалар тешлиме?

“Чулпан” бакча мөдире үз фикерен белдерде.

ГЭС бистәсендәге “Чулпан” балалар бакчасы тирәсендә имеш-мимешләр һаман туктамый. Шушы көннәрдә генә биредә дезинфекция узган. Прокуратура, Роспотребнадзор, шәһәр хакимияте вәкилләре  - бөтенесе дә бакчага тикшерү белән килгәннәр. 

Сәбәбе – кандалада. Социаль челтәрләрдә ана кеше балаларны кандалалар тешли дип хәбәр иткән иде. Тәннәрендә кызыл таплар булына зарланып язды ул. Җитмәсә, табиблар да бөҗәк тешләвен раслаган булган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар бакчасының 2 төркем сабыйлары зыян күргән дип язып чыктылар. “Шәһри Чаллы” редакциясе үзе шалтыратып белешергә булды. 

“Чулпан” балалар бакчасының мөдире Айгөл Хәйруллина:
“Безгә тикшерүләр белән кайлардан гына килмәделәр. Хәтта тулысынча дезинфекция үткәрдек. Белгечләр кандала эзләрен тапмады. Бөтен балаларның тәннәрен карап чыктык. Берсендә дә тешләгән эзләр юк. Моңарчы бер ата-ананың да кандалага зарланганы булмады. Тик бер ана гына социаль челтәрдә язып чыкты. Нәкъ менә аның балаларының гына тәнендә эзләр бар. Димәк, сәбәп бакчада түгел. Өйләрендә кандала бар дигән сүз. Зарланучы әни кеше беренче тапкыр гына тавыш чыгармый. Аның өендә ниндидер проблема бар, ахры. Күрәсең бөтен негативын безгә юнәлтә”,– дип аңлатты. 

 “Чулпан” балалар бакчасына 43 ел. Аңа капиталь ремонт сорала, ди Айгөл Хәйруллина. 

Шәһәрнең “Гөлбакча” балалар бакчасында борчалар үрчүе турында язган иде. Бу хакта биредә укый аласыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы