Чаллыга 250 автобус кирәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 250 автобус кирәк

Киләсе елның февраль-март аенда 46 автобус кайтырга тиеш.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмшсендә әйтүенчә, бюджет акчасына 45 яңа автобус алынган. Киләсе елның февраль-март аенда Чаллыга тагын 46 автобус кайтырга тиеш. 

“2024 елда тагын өстәмә рәвештә 44 автобус алырга планлаштырабыз. Барлык маршрутларны да күп кеше сыйдырышлы транспорт чарасы белән тәэмин итү өчен  200-250 автобус кирәк”, – диде мэр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев