Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга керү юлында кимендә 7 машина бәрелеште

Зыян күрүчеләр дә бар.

Чаллыга керү юлында бүген озын бөкеләр хасил булды. Сәбәбе каты авария белән бәйле. Рейс автобусы белән газель машинасы бәрелеште. Шаһитлар әйтүенчә, алар юлда барганда авария булганын күрә, кинәт туктарга тырыша. Тизлекләре зур булу сәбәпле, максатларына ирешә алмый. Газель автобусны бәрдерә. Автобус трассаны каплап куя. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә газельда барган 2 кеше тән җәрәхәтләре ала. Аларны Алабуга хастаханәсенә озаталар. Моннан тыш, М-7 трассасында авариягә тагын берничә машина эләгә. Инспекторлар кимендә 7 машина зыян күрүе турында сөйли.  

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан участок Алабуга районына карый. Әмма бөкеләрне юк итүдә Чаллы инспекторлары да катнашты. Хәзерге вакытта автомобильләр хәрәкәтенә берни дә комачауламый, ди алар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев