Иң беренче ул гуманитар ярдәм җыючы хатын-кызлар белән очрашты.
“Навигатор успеха” социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова көтеп алынган кунагын кабул итте. Аның янына хәрби Олег килде. Ул кыска вакытлы ялда. Шәһәрдәшебез Донбасста хезмәт итә.
- Бик озак сөйләшеп утырдык. Олег бигрәк тә гаиләсен сагынып кайткан. 2 яшьлек кызы бар. "Ике атна ял иткәннән соң, тагын махсус операция җирлегенә китүе авыр булачак", - ди. Без җибәргән азык-төлек сыйфаты турында да сораштым. Халык алып килгән тушёнкалар арасында очсызлары да очрый. Алар бөтенләй ашарлык түгелдер инде дим. Ул: “Тамак ачканда тушёнка сыйфатына карап тормыйсың, анысы да үтә”, - дип җавап бирде, - дип сөйли Ольга Айдимирова.
Олег хезмәт иткән ротада Оренбург, Самара өлкәсеннән дә егетләр бар. Шуңа күрә гуманитар ярдәм ул җирлекләрдән дә һәрдаим килеп тора, дип сөйләгән шәһәрдәшебез.
- Солдатларга гуманитар ярдәм җибәрүче хатын-кызларга рәхмәтләрен җиткерде. Безнең посылкалар солдатларыбызга чыннан да барып ирешә икән. Азык-төлектән тыш, техник җайланмаларга кытлык булуын әйтте ул. Аеруча тепловизорлар җитми икән, - ди Ольга Айдимирова.
Шушы көннәрдә Чаллыга тагын бер солдат кайтырга тиеш. Ул яраланып, госпитальдә яткан. Ольга Айдимирова һәм гуманитар ярдәм җыючы кызлар аны да түземсезлек белән кунакка көтә.
Нет комментариев