Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Ростов өлкәсеннән килүче «кунакны» кертмәделәр - видео

Алай гына да түгел, аңа төрмә яный.

Чаллы хокук сакчыларының кунакчыл булмавының сәбәбе – 34 яшьлек кунакның үзендә. Ул шәһәргә "законсыз күчтәнәч” белән килә. Сумкасы наркотик матдә белән тулы була. Полиция хезмәткәрләре 13 килограмм мефедрон таба.

Ир-атны Чаллыга кергәндә Тула-1 пунктында тоткарлыйлар. Үзен шикле тоткач, машинасын тикшерәләр. Наркотик матдәне ул сумкасына кием арасына яшерә. 

Хокук сакчылары белдерүенчә, синтетик матдәне наркокурьер Мәскәү өлкәсеннән ала һәм Ижау, Уфа, Оренбург, Чиләбе өлкәләренә таратырга тиеш була. 

Наркотик матдә таратучы кулга алынды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. 

ТР ЭЭИ матбугат хезмәте фотосы һәм видеосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотик җинаять