Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы укытучысын ачыкладылар

Җиңүчене җәен Идел елгасы буйлап круиз көтә.

Чаллыда “Ел укытучысы” бәйгесе үтте. Әлеге исемгә 62нче мәктәпнең рәсем сәнгате укытучысы Олег Волков лаек булды. Икенче урында - №33нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Урманчеева, өченчедә – 57нче гимназиядә шул ук фәннән белем бирүче Альбина Батталова. 

Педагогларга, яуланган урыннарына карап, 50, 45 һәм 40 мең сум күләмендә акча тапшырылды. Беренче урын иясе, Идел елгасы буйлап сәяхәт итү өчен, махсус сертификатка да ия булды. 

Әлеге җиңүчеләрнең барысы да 1-2 февральдә республикакүләм конкурсның зона этабында катнашачак. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф