Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутатлары коронавирус белән бәйле вазгыять буенча фикер алыштылар

Кичә видеоконференцэлемтә режимында Шәһәр Советының Гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Депутатлар коронавирус белән бәйле вазгыять турында сөйләштеләр.

Комиссия рәисе Ләлә Камалетдинова бүгенге көндә шәһәрдә коронавирус ситуациясенең гади булмавын ассызыклады. "Кызганычка каршы, безнең шәһәрдә яшәүчеләр инфекция йоктырмас һәм вирусны башка кешеләргә таратмас өчен кирәк булган гадәти санитар таләпләрне үтәмиләр: битлек киеп йөрмиләр, җәмәгать урыннарында перчаткалардан файдаланмыйлар. Бу, барыбыз да йөри торган азык-төлек кибетләрендә аеруча сизелә. Кешеләр әлеге инфекциянең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап җиткерми. Кызганычка каршы, авырып китүчеләрнең күбесе гомерләре ахырына кадәр өзлегүләргә дучар булачак. Шуңа күрә, үз-үзеңне, якыннарыңны һәм янәшәдәгеләрне сакларга кирәк", - дип ассызыклады ул.Ул сәламәтлек саклау идарәсенә массакүләм мәгълүмат чараларында яки социаль челтәрләрдә барлыкка килә торган коронавирус инфекциясе турында мәгълүматны игътибарсыз калдырмаска киңәш итте.

 

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев