Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешеләре нинди чирләрдән күп үлгән?

Шәһәребезнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 2021 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев җыелучыларны  татарча сәламләп, узган елдагы фидакарь хезмәтләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт әйтте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Чаллыда кешеләрне үлемгә китергән чирләр үзгәргән. Киңәшмәдә ничә кеше үлгәнен әйтмәделәр. 2021 елда кан әйләнеше системасы авырулары, ковид һәм яман шештән күп үлгәннәр. 

Балалар туу 3,7%ка кимегән, ә үлем очраклары 1,6%ка арткан. Бу күрсәткеч буенча Чаллы Татарстанда өченче урында. Эшкә сәләтле кешеләре арасында үлем 1,2%ка арткан, аның каравы яңа туган сабыйлар үлеме 20%ка кимегән. 2021 елда табигый үсеш 2,5 промиль тәшкил иткән. Бу – 2020 ел дәрәҗәсеннән түбән күрсәткеч. Аборот ясату да кимегән. Балалар арасында күз, сөяк-мускул һәм нерв системасы авырулары киң таралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев