Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкына салым түләү сроклары турында искәртәләр

Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе автокала халкына 2017 ел өчен физик затларга милек салымын 2018 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искәртә.

1 декабрь  ял көненә туры килү сәбәпле, милек салымнарын түләүнең иң соңгы срогы - 3 декабрьгә кадәр.

Бүгенге көндә ФСХ белгечләре салым түләүчеләргә салым уведомлениеләре әзерләү һәм җибәрү буенча чаралар башлады. Чаллы халкы милек, транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен уведомлениеләрне түләү срогы чыкканчыга кадәр 30 көн эчендә алачак (1 ноябрьгә кадәр).

«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы кулланучыларына аларны электрон рәвештә җибәрәчәкләр, салым түләүчеләрнең калган өлеше әлеге хатларны почта аша алачак. Конвертка, һичшиксез, «Россия Федераль салым хезмәте»дип язылачак. Шулай ук почта аша уведомлениеләр алуның электрон ысулыннан баш тарткан «Шәхси кабинет» кулланучылары да салым хезмәтеннән җибәрелгән хатны алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33574

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев