Чаллы ковид-госпиталендә тагын бер табиб-невролог вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ковид-госпиталендә тагын бер табиб-невролог вафат булды

Мәрхүмнең гаиләсе Александр Медведевның гомерен саклап калу өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.

Чаллыда табиб-невролог Александр Медведев 72 яшендә коронавирус инфекциясеннән вафат булган.
«Безне зур кайгыга салып, бернигә дә карамастан, медицинага 48 ел гомерен биргән, тумыштан табиб, әтиебез, бабабыз, искиткеч кешене коронавирус инфекциясе арабыздан алып китте. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару да, хроник авырулардан азат булуы да аңа бу чирне җиңәргә ярдәм итә алмады», — дип яза мәрхүмнең кызы Юлия социаль челтәрләрдә.
Юлия әтисенең прививка ясатмавын да искәрткән.
«Ул прививка ясатырга өлгермәде, ике ай элек кичергән авырудан соң антитәнчекләр күләменең югары булуына өметләнде. Үзегезне саклагыз. Барысы да бик җитди», — дип искәрткән ул.
Мәрхүмнең гаиләсе Александр Медведевның гомерен саклап калу өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. 

 

фото: catherineasquithgallery.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


коронавирус

Нет комментариев