Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Альбина Сәйфуллина БДИны 200 баллга тапшырды

Татарстанда сигез чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны ике йөз баллга тапшырды. Рус теле буенча БДИда 88 катнашучы 100 балл җыйды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Рус теле һәм химия буенча ике йөз баллны Чаллының 26 нчы гимназиясе укучысы Альбина Сәйфуллина җыйды, – дип языла министрлык сайтында.

Әйтергә кирәк, быел республика буенча 15 697 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. 19 кеше минималь чикне узмаган. Рус теле буенча БДИның уртача баллы – 72,82.

296 кеше рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Уртача бәя биш баллы шкала буенча 4,34 тәшкил итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев