Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы өлкән сыйныф укучылары һәм студентлары интеллектуаль уенда көч сынашты

«Нур» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган интеллектуаль уен узды. Анда өлкән сыйныф укучылары, көллият һәм техникум студентлары катнашты.

Чарада Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашты. Алар уенда катнашучыларны сәламләделәр.
Интеллектуаль көрәшне «Интеллект» клубы оештырды, интеллектуаль уеннарның авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы Рәзилә Кузнецова.
Билгеләп үтик, «Интеллект» коммерцияле булмаган оешма 1989 елда оештырылган һәм 2007 елдан бирле  «Что? Где? Когда?» Халыкара клублар ассоциациясе әгъзасы булып тора.
Оешманың төп горурлыгы – меңләгән уңышлы, сәләтле, проектларда катнашкан яшьләр. Клубта «Что? Где? Когда?», шулай ук Дакар геройлары – «Камаз-Мастер» командасы кунакта булганы бар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар