Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шәһәрдә үткән бәйрәм чараларыннан канәгатьме?

Май бәйрәмнәрен лаеклы итеп уздыруга күп көч һәм хезмәт түгелде.  

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә нәтиҗә ясады. 
– Бәйрәмне оешкан төстә уздыруга зур өлеш кертүчеләрнең барсына  да рәхмәт. Май бәйрәмнәрен лаеклы итеп уздыруга күп көч һәм хезмәт түгелде.  Хәрби-патриотик эшкә 6,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер җәлеп ителде. Алар ветераннарны хөрмәтләделәр. «Мәңгелек ут» мемориал комплексы янында сакта тордылар. Бу чарада студентлар да актив катншаты. Үзешчән сәнгать коллективларына да зур рәхмәт. Без оештырган бәйрәм балаларга һәм өлкәннәргә кирәк. Аларга илебез тарихы һәм нацизмны җиңүнең әһәмияте турында бездән башка беркем дә сөйләмәячәк. Балалар кызыксынучан. Минем өч оныгым бар. Алар меңләгән сораулар бирәләр. Без кискен, авыр сорауларга да җавап бирергә тиеш, – диде ул.  

Мэр шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин иткән өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтте. 9 майда халыкны бушлай йөрткән җәмәгать транспорты вәкилләре дә игътибардан читтә калмады.  Җиңү көнендә барлыгы 68 меңнән артык кеше трамвай һәм автобусларда йөргән. Наил Гамбәрович транспорт чыгымнарын шәһәр үз өстенә алачагын һәм транспортчыларга компенсация түләнәчәген җиткерде. 
фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы