Чаллы – Сарман автоюлын сентябрь ахырына кадәр вакытлыча ябып куялар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – Сарман автоюлын сентябрь ахырына кадәр вакытлыча ябып куялар

Тукай районына караган Чаллы – Сарман автоюлын вакытлыча сентябрь ахырына кадәр ябып куялар. Мондагы чикләүләр 15 июньнән башлап, 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу вакыт аралыгында автоюлда реконструкция булыр дип планлаштырыла. 
Объезд өчен «Яр Чаллы – Сарман» -  Теләнче Тамак, «Яр Чаллы – Сарман» - Казаклар –Теләнче Тамак автоюллары тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТРның транспорт министрлыгы матбугат хезмәте. 
Юлны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 69 млн сум бүленеп бирелгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


строительство дорог

Нет комментариев