Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әтиләре балалар өчен нинди түләүләр һәм пособиеләр алырга мөмкин?

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата роленең әһәмиятен арттыру максатыннан, Россия Президенты Указы белән Әтиләр көне рәсмиләштерелде. Бу бәйрәм октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Балалар тәрбияләүче ир-атлар нинди акчаларга хокуклы?
1.  Җиде яшькә кадәр авыручы баланы караган өчен пособие
Әгәр бала авырса, больничныйны әни генә түгел, ә әти кеше дә алырга мөмкин, шул ук вакытта больничныйны эшкә урнашкан затлар гына рәсмиләштерә ала.
Больничныйны, стажга бәйле булмаган рәвештә, уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләү, әгәр больничный җиде яшькә кадәр авыручы баланы карау өчен бирелгән булса, 1 сентябрьдән башкарыла.
2.  Ана капиталы
2020 елдан башлап гаиләләр ана капиталын беренче бала туганда ук алырга мөмкин. Аның күләме 2021 елда 483 881 сум 83 тиен тәшкил итте, икенче бала туганда ана капиталы 155 550 сумга арта.
Әгәр икенче бала туган икән, элек ана капиталына хокук тумаган булса, ул 639 431 сум 83 тиен тәшкил итәчәк. Программа 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, сумма ел саен индексацияләнәчәк.
3.  Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие
Бу пособиене ата-аналарның берсе алырга мөмкин. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 2021 елның 1 февраленнән 18 886,32 сум тәшкил итә, аны эш урыны буенча рәсмиләштерергә кирәк. Әти-әнинең икесе дә эшләми икән, түләүне социаль яклау органнарында рәсмиләштерергә була. Игезәкләр туса, һәр балага пособие түләнә. Документларны бала туганнан соң алты ай эчендә тапшырырга кирәк.
4.  Яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие
Бала карау буенча ялны әти дә, әни дә рәсмиләштерә ала. Бу очракта әлеге пособиене рәсмиләштергән зат алачак.
Бала карау буенча айлык пособие иминләштерелгән затның уртача хезмәт хакының 40 %ы күләмендә түләнә, ләкин законда билгеләнгән минималь пособиедән ким түгел. 2021 елның 1 февраленнән беренче баланы карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 7 082,85 сум тәшкил итә.
Әгәр ата-ана эшсезлек буенча пособие ала икән, баланы карау буенча пособие билгеләнми.
Бала тербияләү буенча ялны вакларга була, мәсәлән, ялның беренче өлешен - әни, икенчесен – әти ала.
5.  3 елга кадәр айлык түләү
Беренче һәм икенче бала туганда өстәмә айлык түләүләр гаиләнең һәр әгъзасына ике төбәк яшәү минимумыннан да артмаган керемле гаиләләргә тиеш. 2020 елдан түләүне өч яшькә кадәр балага алырга мөмкин. Беренче яки икенче баласы туган яки уллыкка алынган РФ гражданнары айлык түләүне 2018 елның 1 гыйнварыннан алырга хокуклы.
Әгәр бала туганнан соң ярты ел эчендә түләү сорап мөрәҗәгать ителсә, түләү аның туган көненнән билгеләнә. Ярты елдан соңрак булса, мөрәҗәгать иткән көннән.
Әгәр сүз беренче бала турында бара икән, бу түләүгә әти кеше, әни кеше үлсә яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, гариза бирә ала. Икенче бала өчен түләүне ана капиталы акчаларыннан Пенсия фонды билгели. Шуңа күрә аны ана капиталы сертификатын рәсмиләштергән кеше алачак.
6.  Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү
Бу түләүгә җан башына уртача керем төбәктә җан башына яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы. Түләү суммасы өч баскычлы система буенча исәпләнә. Аны рәсмиләштерергә ата-аналарның берсе, уллыкка алучы яки опекун мөрәҗәгать итә ала.
Түләү суммасы гаиләнең кеременә һәм мохтаҗлыгына бәйле булачак.
Түләү балалар өчен төбәк яшәү минимумы өлешен тәшкил итә: 50 % - база күләме; 75 % - база түләвен исәпкә алып, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаса; 100 % - 75% түләүне билгеләгәч җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаса. База түләү күләме - 7 612,5 сум.
Балалары булган гаиләләр өчен акчалата түләүләр турында тулырак Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты әзерләгән дайджестта түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://rtdety.tatarstan.ru/sbornik-2-2021.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие

2
X