Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Томази Кереселидзены искә алдылар

10 ноябрьдә Россия Федерациясендә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Традиция буенча, бу көнне Яр Чаллы Эчке Эшләр идарәсе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, милиция лейтенанты Томази Кереселидзены искә алып, 23, 40 һәм 49 нчы мәктәп укучылары аның мемориаль тактасына һәм ул яшәгән 46/09 торак йорт фасадындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Әйтергә кирәк, лейтенант Томази Кереселидзе, Дәүләт автоинспекциясе инспекторы, 1978 елның 6 декабрендә, җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта батырларча һәлак була, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Автозавод районының урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә шәһәрнең Эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашында сыйныф сәгатьләре узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр