Мәскәү шәһәрендә 20нче апрельлдән 24енә кадәр WORLDSKILLS RUSSIA чемпионаты үтте.
"Тавыш режиссурасы.Юниорлар" компетенциясендә Татарстан данын "Шатлык" яшьләр үзәгендәге "SmartDJ" диджейлык һәм тавыш режиссурасы мәктәбендә шөгыльләнүче Кирилл Лобашев яклады. Ул шәһәренең 36нчы инновацион технологияләр лицеенда укый.
Чемпионатта Кирилл уңышлы чыгыш ясап, 1нче урынны яулады.
Аның тренеры - яшьләр үзәгенең тавыш режиссеры Вячеслав Ворошилов.
Нет комментариев