Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары – безнең горурлыгыбыз

5нче октябрь – Укытучылар көне. Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак.

Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр  сабырлык, түземлек, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап рәхмәт белдерәсе килә. Һәрвакыт игътибарлы, таләпчән булыгыз, күңел җылыгыз балаларыбызның сәләтләрен ачарга ярдәм итсен, укучыларыгызның уңышына сөенеп эшләргә язсын. 
Чаллы укытучылары – безнең горурлыгыбыз. Бүгенге көндә шәһәрдә 15 меңнән артык мөгаллим хезмәт куя. Без аларның казанышлары өчен куанабыз. Республикабыз, илебез җитәкчеләр дә аларның хезмәтен югары бәяли. 
Мисал өчен, агымдагы елда, хезмәтендәге казанышлары өчен,  58нче мәктәп директоры Лиза Нәбиуллина РФ Президенты Владимир Путиның акчалата бүләгенә лаек булды. Шулай ук, педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен, 200 мең сум күләмендәге премияләр белән Пушкин исемендәге 78нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мухтярова, 77нче гимназиянең тарих укытучысы Татьяна Ахметшина, 76нчы гимназиянең чит телләр укытучысы Елена Сычугова бүләкләнде.
2021 елда «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Ел укытучысы» номинациясендә 35нче мәктәп мөгаллимнәре - Александр Альменеев, Мария Клюева, Гөлнәзирә Хөсниярова, 60нчы мәктәптән - Андрей Карлин,  106нчы санлы «Забава» балалар бакчасының музыка җитәкчесе  Олеся Низамиева  җиңү яуладылар. «Туган тел» дип исемләнгән туган тел укытучыларының мастер-классының бөтенроссия конкурсында 37нче мәктәпнең татар теле укытучысы Эльвина Биккинина да беренче урынга лаек булды. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиевның бер миллион сумлык грантын исә 26нчы гимназия директоры Андрей Сальников һәм 56нчы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина, 500 мең сумлык грантны 82нче санлы балалар бакчасы мөдире Резеда Исаева һәм 14нче балалар-яшүсмерләр үзәге директоры  Наталья Рәхмәтуллина алды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә