Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарына заманча яктырткычлар урнаштыралар

Бу эшне башкару ел ахырына кадәр билгеләнгән, әмма без иртәрәк төгәлләргә тырышачакбыз», – ди Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре.

Автомобиль юллары предприятиесе иске яктырткычларны светодиодлы яңаларына алыштыруга аукцион отты. Бу хакта предприятие директоры Марат Анисимов хәбәр итте.

Бу эш муниципаль бюджет хисабына башкарылачак. Әлеге карар шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан кабул ителде, дип яза шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге.  

Бу атнада шәһәр проспектларында яктырткычларны алыштыра да башладылар инде. Бүгенге көндә Сөембикә проспектында Хәсән Туфан юнәлешендә эш алып барыла.

“Бу шәһәр проспектларын яктырак итү һәм энергия ресурсларын экономияләү өчен эшләнә. Бу эшне башкару ел ахырына кадәр билгеләнгән, әмма без иртәрәк төгәлләргә тырышачакбыз», – диде Марат Анисимов.

фото: https://odis-svet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев