11 июльдә Чаллы Яр торак комплексы буенда ир-ат суга батты дигән хәбәр алалар коткаручылар.
Әлеге ир-атны ярдан ике чакрымга якын ераклыктан табып алалар һәм хокук сакчыларына тапшыралар. Ир-атка 42 яшь. Әлеге хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.
Исегезгә төшереп үтәбез, кичә "Сандали" пляжында 16 яшьлек яшүсмер суга батып үлде.
Нет комментариев