Камада яшүсмер батып үлгән. Прокуратура тикшерү башлады
Водолазлар Камадан Sundale пляжы тирәсендә батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең мәетен табып алдылар. Чаллы прокуратурасы тикшерү башлады.
Бу хәл турында хәбәр 12:02 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга водолаз төркеме һәм Чаллы прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин чыгалар.
14:03 сәгатьтә водолазлар баланы ярдан 30 метр ераклыктан һәм 3 метр тирәнлектән табып алалар, дип хәбәр итә ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Яшүсмернең үле гәүдәсен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар.
Малай пляжда өлкәннәр белән ял итә торган булган. Ниндидер мизгелдә ул, янәсе, туп артыннан йөзеп китә дә, тик йөзеп җитәргә көче җитми һәм су төбенә китә. Коткаручылар килгәнче суны Sundale пляжы сакчылары һәм хезмәткәрләре айкап чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев