Чаллыда Тантаналар сарае янында яңа фотозона барлыкка килергә мөмкин. Аны Яр буе паркын төзекләндерү проекты белән бергә эшләгәннәр.
Эскизлар белән «Татарстан парклары һәм скверлары» проекты архитекторлары таныштырды.
Бу урман буендагы кечкенә генә түгәрәк мәйдан булачак. Аңа өслекле юл илтәчәк. Үзәк буенча - канатлар рәвешендәге арт-объект урын алачак. 3,5 м биеклектәге һәм киңлеге 2 м дан артык булган металл торбалардан ясалган конструкция дип күзаллана бу.


Нет комментариев