Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт ала.

Өлкән яшьтәге чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Декаданы ачу тантанасы 1 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә «Энергетик»мәдәният сараенда узачак. Чаллы өлкәннәре хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырылачак. Автозавод районында бәйрәм 1 октябрьдә, Комсомол районында - 4 октябрьдә, Үзәк районда 7 октябрьдә узачак. 8 октябрьдә Үзәк районда «өченче яшь Олимпиадасы», Автозавод районында шахмат-шашка турниры, Комсомол районында волейбол буенча халыкара турнир оештырылачак. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен «кайгырту» акциясе үткәреләчәк. Шул ук чорда «безгә ел – бәла түгел " дип исемләнгән өлкәннәр иҗаты фестивале дә узачак.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр өчен чаралар мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә узачак.

Бүген Чаллыда яшь буенча 132 805 пенсионер яши, аларның 36 194е – эшчеләр. Өлкән буын гражданнары өлеше 27% тәшкил итә. Шуларның 1235 тыл хезмәтчәне, 51 Бөек Ватан сугышы ветераны, 15 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 10 Ленинград блокадасында катнашкан, 39 фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев