Чаллыда бер эт ир-атның аягын умырып алган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер эт ир-атның аягын умырып алган

Этнең ир-атка һөҗүм итүе турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Әлеге хәбәрнең авторы әйтүенчә, гадәттән тыш хәл 12 июльдә «Виктория» бакчачылык ширкәтендә булган. Хатын-кызның сүзләреннән аңлашылганча, бакчачылык җәмгыятендә яшәүчеләрнең берсе үзенең ротвейлерын аның иренә өстергән.

Аягы җәрәхәтләнгән ир-атны Автокаланың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта зыян күрүченең хәле тотрыклы, аны дәвалау учреждениесеннән чыгарганнар инде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев