Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чит ил автомобиле мотоциклчы кызны бәрдергән

Зыян күрүченең мотоцикл белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыгы булмаган.

Чаллыда чит ил автомобиле мотоциклчы кызны бәрдергән. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Узган кичтә Машина төзүчеләр урамында «Опель Астра» автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе, Минзәлә тракты ягыннан Халыклар дуслыгы проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, борылган вакытта 27 яшьлек кыз идарә иткән «Хонда» мотоциклына юл бирмәгән.

Чаллы автоинспекциясе

Авыр тән җәрәхәтләре алган мотоциклчыны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Зыян күрүченең мотоцикл белән идарә итәргә рөхсәт бирә торган таныклыгы булмаган.

Чаллы автоинспекциясе

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X