Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң зур мәктәбе нәрсәләре белән шаккатырачак?

Биредә заманча җиһазландырылган сыйныфлардан тыш, 780 урынлык актлар залы, 530 урынга исәпләнгән ашханә, ике спорт залы, 12 һәм 25 озынлыкта 2 бассейн да булачак.

Чаллының 69нчы комплексында шәһәрдә иң зур мәктәп төзелә. 1501 урынга исәпләнгән мәгариф учреждениесен сафка бастыру өчен 2 млдр сум акча сарыф ителәчәк.  Бүген объекттагы төзелеш эшләре барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты.

Биредә хәзерге вакытта 300 гә якын төзүче эшли. Алар бинаның фасадын ясыйлар, тәрәзәләр куялар, идәнгә плитәләр җәяләр, ут кертәләр, торбалар сузалар һ.б.

“Әлегә барысы да план буенча бара. Мәктәп августның уртасына әзер булырга тиеш. Бүгенге көндә кадрлар туплау бара, директоры инде билгеле”, - дип белдерде шәһәр башлыгы. 

Яңа мәктәпнең эчке һәм тышкы бизәлешендә Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы темасы чагылыш табачак. Биредә заманча җиһазландырылган сыйныфлардан тыш, 530 урынга исәпләнгән ашханә, 780 урынлык актлар залы, ике спорт залы, 12 һәм 25 озынлыкта 2 бассейн да булачак.

фотолар: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф