Чаллыда ир-ат телефонсыз калган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат телефонсыз калган

Әлеге хәл Автозавод базарында булган.

31 яшьлек ир-ат базарда йөргәндә, аннан үтеп баручы кеше шалтыратыр өчен телефонын сорап ала. Бу ир, аны-моны уйламыйча, бирә. Ләкин үтеп баручы телефонын хуҗага кайтарырга ашыкмый, киресенчә, кача. 

Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә, гариза яза. Үз телефонын ул 8 мең сумга бәяли. 

Полиция хезмәткәрләре урлаучыны тиз табалар. Ул 54 яшьлек беркайда да эшләмәүче кеше була. Ләкин телефонны ломбардка биреп өлгерә, ә акчасын үз кирәк-ярагына тота. 

Барлык процессуаль гамәлләр үткәргәннән соң, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев